Иртәгә, ягъни 25 гыйнварда, Казандагы «Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр өчен чираттагы курслар башлана. Ул «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды каршындагы Тернәкләндерү үзәгендә узачак. Бу юлы «Сөләйман» мәчетенә Коръән укырга өйрәнү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән хатын-кызлар җыела.
Курслар, гадәттәгечә, 30 көн буе дәвам итәчәк. Күзләре күрмәүчеләргә биредә Луи Брайль системасында изге Коръән китабын укырга өйрәтәчәкләр, йөрү һәм компьютердан файдалану кагыйдәләрен төшендерәчәкләр. Кирәк була калса, инвалидларда биредә психологик ярдәм дә оештырыла.
Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: студентларның юл, монда яшәү һәм туклану чыгымнарын да мәчет әһелләре каплый.
Исегезгә төшерәбез: «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды һәм «Восточный маркет» газетасына реклама бирүчеләр хисабына эшләүче бу Тернәкләндерү үзәге Россиядәге инвалидларга мондый төр хезмәт күрсәтүче бердәнбер үзәк дисәк тә хата түгелдер.
Мөхтәрәм кардәшләр! Күзләре күрмәүчеләргә ярдәм итергә теләүчеләр булса, акчаларыгызны мондый хисапка күчерә аласыз:
Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм»
ИНН 1658087725
КПП 165801001
БИК 049205815
ОГРН 1071600003530
р/с 40703810800000000289
к/с 30101810100000000815
в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г.Казань
Платежные терминалы ОСМП QIWI
Вы можете пожертвовать наличные деньги с помощью платежных терминалов QIWI (КИВИ). Один из 87 000 терминалов, установленных по всей России, наверняка находится рядом с вами. Совершить благотворительный взнос через терминал QIWI (КИВИ) очень просто. В интерфейсе терминала нужно выбрать кнопку «Оплата услуг», затем «Другие», нажать кнопку «Благотворительность» и выбрать Фонд «Учебно реабилитационный центр для слепых при НИБФ Ярдэм».
Электронный перевод через Яндекс деньги
Номер счета 41001808293192
Реклама в газете «Восточный маркет »
Газета «Восточный маркет» предоставит Вам прекрасную возможность для продвижения ваших товаров и услуг, а также сделает Ваш бизнес социально полезным, так как вся прибыль от рекламы пойдет на содержание учебно-реабилитационного центра «Сулейман».