Өченче мәхәлләдәге мәчет 2007 елда мәхәллә халкы һәм предприятиеләр акчасына төзелә башлаган. 2011 елда манара куелган.
Түбән Кама шәһәрендә өченче мәхәлләдә төзелеп килүче мәчеттә зур булмаган намаз уку бүлмәсе ачылды. Анда иллеләп мөселман гыйбадәт кыла ала. Намаз бүлмәсе җылытыла, бөтен шартлар тудырылган.
Өченче мәхәлләдәге мәчет 2007 елда мәхәллә халкы һәм предприятиеләр акчасына төзелә башлаган. 2011 елда манара куелган.
Төзелеп беткәч, мәчет 700 кешене сыйлыра алачак. Әлегә бу объектның кайчан файдалануга тапшырыласы төгәл хәбәр ителми.
Чыганак: «Татар-информ»