Бу көннәрдә хоккейчы 60 яшьлеген билгеләп үтә.
Хоккей сөючеләр урамында чираттагы бәйрәм. Алар бу көннәрдә 60 яшьлеген билгеләп үткән легендар хоккейчы Геннадий Маслов катнашында юбилей матчын күрә алачак. Уен 27 гыйнварда Спорт Сараенда узачак.
Матчта катнашачак Казан хоккее ветераннары арасында юбилярдан тыш, Сергей Столбун, Валерий Шалахин, Сергей Абрамовны, 2000 елда «Ак Барс»ның алтын командасы составында уйнаган Алексей Чупин, Алмаз Гарифуллин, Михаил Сарматинны һ.б. күреп булачак.
Геннадий Маслов — 70 нче елларда иң яхшы совет хоккейчыларының берсе, ил хоккее тарихында нәтиҗәлелек буенча абсолют рекорд куйган спортчы. СССР/Россия чемпионатларында аңардан да күбрәк алка керткән һөҗүмче юк. Ул керткән 681 алканың 556 сы Казанның Урицкий исемендәге спорт клубында уйнаган чорына туры килә дип хәбәр итте «Татар-информ».