Татарстан Югары суды Александр Тимофеевны 300 миллион сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарды

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, якларның аның белән риза булмыйча шикаять бирү өчен вакыты бар. Татарстан Югары суды Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр

БӘЙЛЕ
2012 Янв 23

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, якларның аның белән риза булмыйча шикаять бирү өчен вакыты бар.

Татарстан Югары суды Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Александр Тимофеевны 300 миллион сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарды.

Суд шулай ук Тимофеевны 3 елга дәүләт һәм муниципаль органнарда вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итте. Элеккеге түрәгә суд карары бүген чыгарылды. Суд Тимофеевның моңарчы хөкем ителмәве, яшь балалары, өлкән яшьтәге ата-аналары, төрле бүләкләре булуы, тәүбә итүе һәм тикшерүчеләргә актив ярдәм күрсәтүенә бәйле рәвештә, иң түбән җәза бирү турында карар чыгарды. Суд Тимофеевның милкенә (машина, автомобиль кую урыны, бүлмә) алдарак салынган арестны үзгәрешсез калдырды.

Адвокат Аскар Пономарев журналистларга суд карарыннан канәгать булуы, А.Тимофеевның иректә калуы хакында хәбәр итте. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, якларның аның белән риза булмыйча шикаять бирү өчен вакыты бар.

Искәртеп узабыз, Тимофеев РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 6 нчы өлешендә («Җирле үзидарә органы башлыгының аеруча зур күләмдә ришвәт алуы») каралган җинаятьтә гаепләнә.

2011 елның октябрендә Тимофеев үзе таләп иткән сумманың бер өлешен — 3 миллион сум акча ала, 21 октябрьдә тагын 2 миллион сумны кесәсенә сала, шуннан соң полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Дәүләт гаепләүчесе судтан А.Тимофеевны катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 500 миллион сум күләмендә штрафка тартуны сорады дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе