Россиядә 100 иң тәэсирле хатын-кызлар арасында беренче урында - Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко. Икенче урында - җырчы Алла Пугачева. Соңгы урында - Россия Президентының матбугат вәкиле Наталья Тимакова.
Беренче унлыкка икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, спортчы депутат Алинә Кабаева, Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева кергән.
Россиянең мәгълүмат агентлыклары һәм «Огонек» журналы ярдәмендә төзелгән әлеге рейтинг бүген «Эхо Москвы» радиосында яңгыратылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".