Россиянең һәм чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында дөньядагы иң зур Коръән Әфганстан хәттатчысы (каллиграф) Мөхәммәд Сабир Хәдри һәм аның укучылары тарафыннан 5 ел эчендә эшләнде дигән хәбәрләр таралды. Болардан тыш, 500 килограммлы һәм 218 битле ул китап узган елда Татарстанда тәкъдим ителгән Коръәнне узып китеп, яңа рекорд куйды диелгән иде.
«Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы хәбәрчесе бу уңайдан рәсми аңлатма бирүен сорап, «Казан Кремле» Дәүләт архитектура — тарих һәм сәнгать музей — тыюлыгы директоры, КФУның Тарих институты җитәкчесе Рамил Хәйретдиновка мөрәҗәгать итте.
Рамил әфәнденең ассызыклавынча, элеккечә үк «Кол Шәриф»тә басма Коръәннең иң зуры саклана. Ул «басма» сүзенә аерым басым ясап сөйләде, чөнки әфган остасы ясаган изге китап кулдан язылган. Тулаем алганда, изге китапның зурлыгы һәм нинди материалдан эшләнүе артык зур роль уйнамый. Биредә иң мөһиме — Коръәндә Аллаһның сүзләрен төгәл бәян кылу тора.
«Казандагы «Кол Шәриф» мәчетендә сакланучы Коръән дөньядагы иж зур басма әсәр булып санала. Моны беркемнең дә инкарь иткәне юк. Әфган осталары гаҗәеп зур осталык белән кулъязма Коръәнне барлыкка китерделәр. Бу казаныш шулай ук мактауга лаек. Дөньяда изге китап никадәрле күбрәк барлыкка килсә, шулкадәрле җирдә рәхим-шәфкатьлелек артыр. Ә Казан Коръәне элеккечә үк кабатланмас басма әсәр булып тора»,-диде Р. Хәйретдинов.
Бу китап Казанда 1803 елда беренче Коръәннең басылып чыгуына һәйкәл сыман күз явын алып тора. Әлеге басмалар дәһрилек чорыннан соң, 2005 елда гына кабаттан барлыкка килде. Италиядә нәшер ителгән иң зур изге китап хәзерге вакытта «Кол Шәриф» мәчетендә саклана. Ул узган елның 17 ноябрендә Казанга китерелгән иде. Аны республиканың «Болгар» тыюлыгы өчен «Яңарыш» фонды заказ биреп эшләтте. Әлеге изге китап 922 елда Болгар бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул итү уңаеннан, «Болгар» тыюлыгының төп залына куелыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез: Казандагы Коръәннең авырлыгы — 800 кг чамасы, зурлыгы — 150 x 200см. Ул 632 биттән гыйбарәт.
Люция КАМАЛОВА, «Татар-информ»