РИУда «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов лекция сөйләде

Кичә Казандагы Россия Ислам университетында «Сөләйман» мәчете имамы, Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илдар хәзрәт

БӘЙЛЕ
2012 Янв 20

61,89 KbКичә Казандагы Россия Ислам университетында «Сөләйман» мәчете имамы, Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев студентларга лекция сөйләделәр.

Танылган Казан имамы мәхәллә эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм «Сөләйман» мәчетендә хәйрия эшчәнлеген алып бару хакында сөйләде. Аерым алганда, биредә Күзләре күрмәүчеләр өчен төзелгән «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фондының эше, сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча мөселман әдәбиятын бастыручы нәшрият үзәге, социаль яктан уңышсыз килеп чыккан гаиләләргә хәйрия ярдәме һәм мәчет каршындагы балалар лагере турында сүз барды. Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчете эшчәнлеге үсешендә иганәчеләрнең мөһим роль тотканлыгын сөйләде, алар белән эшләүнең нечкәлекләре һәм авырлыклары хакында бәян кылды.

Илдар хәзрәт үзенең чыгышында мәхәлләнең әгъзалары хәйрия чараларын тәэмин итәрлек коммерция проектларын үстерүнең әһәмияте зур икәнлеген яхшы аңлыйлар дип белдерде. «Хәзер без өстәмә проектлардан кергән керемне Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген тәэмин итүгә юллыйбыз. Тик бу проектлар әле бик яшь, шуңа күрә аларның кереме зур түгел»,-дип сөйләде Илдар хәзрәт.

И. Баязитов форсаттан файдаланып, мәчетнең күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары (шул исәптән реклама газетасы) булуы, яңа төзелеп килүче Тернәкләндерү үзәгенең мәчете һәм башка проектлар турында хәбәрләр ирештерде.

РИУга кунакка килгән хәзрәтләр студентларга «Сөләйман» мәчете әһелләренең эшчәнлеге турында төшерелгән документаль фильм күрсәттеләр. Аннары Илдар хәзрәт Баязитов белән Илһам Исмәгыйлев студентларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр, дип хәбәр итте «Исламский портал».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе