Утырышта Әлмәт мөхтәсибәтенең һәм яңа имам-мөхтәсибнең эшчәнлеге каралды.
Кичә Әлмәттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казыятының киңәйтелгән күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, республиканың Көньяк төбәге казыятына кергән районнарның имам-мөхтәсибләре, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте, шулай ук җирле мәхәллә халкы катнашты.
Утырышта Әлмәт мөхтәсибәтенең һәм яңа имам-мөхтәсибнең эшчәнлеге каралды, шул уңайдан фикер алышу узды. Гомумән алганда, мөхтәсибәт эшчәнлеге уңай бәяләнде. Шул ук вакытта мөхтәсибәтнең оештыру эшәнлегенә кагылышлы мәсьәләләре буенча тәнкыйть сүзләре, тәкъдимнәр җиткерелде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.