Бүген Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп уза

Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында

БӘЙЛЕ
2012 Янв 20

95,88 KbБүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында ТАССРның Актаныш районындагы Әнәк авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Югары уку йортында һөнәр алганнан соң, М. Шәймиев Мөслимнең тракторлар ремонтлау станциясендә инженер булып эшли башлый. Соңрак баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. 25 яшендә инде ул Минзәлә районы «Сельхозтехника»сы берләшмәсен җитәкли.

1967 елда Минтимер Шәймиев КПССның Татар өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы, аннары мөдир урынбасары вазифаларын башкара. 1969-1983 елларда ул ТАССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгын җитәкли. Аннары Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

1989 елда Минтимер Шәймиев Татар өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1990-1991 елларда исә ул Татарстан Республикасының Югары Советы җитәкчесенә әйләнә.

1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиевкә тагын да зуррак ышаныч белдерелә: ул Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. Бу җаваплы вазифаны Минтимер Шәймиев 2010 елның 25 мартына кадәр үтәп килде.

Бу вакыт эчендә Татарстан Россия күләмендә генә түгел, бәлки халыкара мәйданда шактый зур абруй, дәрәҗә казанды. Әлеге чорларда Тузган торакны бетерү, республиканы газлаштыру программаларын уңышлы төгәлләүнең әһәмиятен искә төшерү дә җитәдер.

2005 елда Татарстан үзенең башкаласы Казанның 1000 еллыгын дөнья күләмендә тантаналы рәвештә билгеләп узды. Казан аеруча бу чорларда күзгә күренеп матурайды, анда күп катлы яңа йортлар барлыкка килде. Тантанага Россиянең ул вакыттагы Президенты В. Путин килеп, вата-җимерә булса да, татарча чыгыш ясады һәм: «...Казанның мең еллыгы ул — һич арттырусыз дөнья күләмендәге олуг вакыйга»,-дигән бәясен бирде.

Казанның 1000 еллыгына «Кол Шәриф» мәчетенең ачылуы да тагын бер иң зур вакыйга буларак бәяләнергә хаклыдыр. Нәкъ әнә шул чорлардан соң җөмһүриятебездә ислам дине тагын да күтәрелеп китте, үсеш алды дисәк тә һич арттыру түгелдер.

Бүгенге көндә Татарстан Россиянең 89 субъекты арасында үз-үзен туендырып кына калмыйча, башкаларга да ярдәм итә алырлык республика дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, монда һичшиксез Минтимер Шәймиевнең дә өлеше бар.

1998 елда Халыкара Кембридж биография үзәге (Англия) Минтимер Шәймиевкә «1997/98 ел Кешесе» дигән мактаулы исем бирү турында карар чыгарды. Моннан тыш та Татарстанның беренче Президенты күп кенә орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булды.

2001 елда ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацура мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен М. Шәймиевкә Әбүгалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды. Ул 2005 елда «Дөньяның шәфкатьле фәрештәсе» дигән Халыкара иҗтимагый бүләк лауреаты булды.

Нәкъ менә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең талантлы җитәкче булуы нәтиҗәсендә республика халыкара мәйданда танылу алды. Аның вакытында куелган максатлар бүгенге көндә Шәймиевтән күп тәҗрибә туплаган Президент Рөстәм Миңнеханов командасы тарафыннан дәвам ителә.

Минтимер Шәймиев бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкара. Аның тәкъдиме белән республикада мәдәни-тарихи һәйкәлләрне торгызу фонды оештырылды. Хәзерге вапкытта Дәүләт Киңәшчесе җитәкчелегендә ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән Болгар шәһәрен һәм Свияжск утравын торгызу эшләренең барышы гына да күп нәрсәләр хакында сөйли.

«Татар-ислам.ру» агентлыгы Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевне юбилее белән ихлас күңелдән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, уңышлар тели.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе