Казан мэры күрү сәләте зәгыйфь булганнар өчен төзелә торган мөселман укыту-тернәклән

Бүген Казанда 5 мәчет һәм 5 храм төзелә, дөрес, аларның кайсыларында җир участогын рәсмиләштерү, нигез салу эшләре барса, кайберләрендә инде катлар салына. 17

БӘЙЛЕ
2012 Янв 18

Бүген Казанда 5 мәчет һәм 5 храм төзелә, дөрес, аларның кайсыларында җир участогын рәсмиләштерү, нигез салу эшләре барса, кайберләрендә инде катлар салына.

17 гыйнварда Казанның Киров районындагы Серов урамында күрү сәләте буенча зәгыйфьләр өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге төзелеше барышы белән мэр Илсур Метшин танышып йөрде. 2008 елда нигез ташы салынган әлеге объект төзелеше кризис чорында тукталып торса, хәзер анда эш дәвам иттерелә һәм 3 катның 2се өеп менелгән. Аерым алганда, шәһәр башлыгы булачак класслар, китапханә, намаз, никах уку бүлмәләрен күздән кичерде. Беренче катта хакимият бүлмәләре, икенчесендә уку корпусы, соңгысында читтән килүче инвалидлар тулай торагы булачак, дип «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итә Казан шәһәре Думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән багланышлар бүлеге. Үзәктә тагын ашханә, компьютер класслары, кечкенә генә типография дә булыр дип планлаштырыла.

И.Метшин белән аралашкан «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбының әлеге үзәк төзелеше мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равил Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр күп — 500ләп кеше. Казанга килүче балалар Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта элеккеге СССР илләреннән дә дип күзалларга кирәк, мәсәлән, Беларусь, Украина, Таҗикстан, Казахстан һ.б. җирләрдән. Хәзерге вакытта күрү сәләте буенча инвалидларның укыту-тернәкләндерү үзәге Левченко бистәсендә урнашкан, ләкин ул ихтыяҗга тулысынча җавап бирерлек түгел. Бүген анда 20 кеше айлык курс уза, ә укырга теләк белдерүчеләр аннан күбрәк. Яңа төзелә торганы исә күпкә иркен һәм заманча булачак, шул рәвешле, күбрәк кешегә хезмәт күрсәтү мөкинлеге ачылачак.

Бүген Казанда 5 мәчет һәм 5 храм төзелә, дөрес, аларның кайсыларында җир участогын рәсмиләштерү, нигез салу эшләре барса, кайберләрендә инде катлары күтәрелеп килә дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе