Шулай ук Кукмара районы авылларында Мәүлет ашлары үткәрелә башлады. Аш-Буҗи, Уразай авыллары мөселманнары бу саваплы табыннарга җыелырга да өлгергән. Тиздән бу саваплы эшне районның башка авыллары да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.
Чыганак: "Татар-информ"