Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыят утырышы булып үтте. Утырышта республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Балык Бистәсе, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Алексеевск мөхтәсибәтләре катнашты.
Мөхтәсибләр үзләренең төбәкләре буенча исәп-хисап бирделәр һәм көн кадагында торган кайбер четерекле мәсьәләләргә тукталып үттеләр дип хәбәр итте "Думрт.ру".