Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе һәм Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Пензада булып кайттылар.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев Пенза якларында булып, андагы милләттәшләребез тормышы белән якыннанрак танышып кайттылар.
Әлеге сәфәр вакытында Казаннан килгән делегация вәкилләре Пенза өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе вәкилләре белән күрештеләр. Каменка районының танылган философлар, дин галимнәре Муса һәм Заһир Бигиевларның туган авылы Кининда булдылар. Әлеге авылга - 300 ел. Биредә барлыгы 1000 нән артык хуҗалык исәпләнә.
Мәктәптә укытучылар һәм укучылар белән очраштылар. Мәчеткә керделәр.
Көннең икенче яртысында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев кабул итте. Әлеге очрашуда шулай ук Пенза өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы рәисе Александр Гуликов та катнашты.
Бүгенге көндә сан ягыннан татарлар Пенза өлкәсендә икенче урында. Монда 54 татар авылы исәпләнә. Россия күләмендәге иң зур татар авылы Урта Әләзән дә Пенза өлкәсендә. 10000нән артык милләттәшебез гомер итә әлеге авылда.
2012 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә үтәчәге мәгълүм иде. Әлеге очрашудан соң, өлкә җитәкчесе белән конгресс рәисе фикерләшкәннән соң, аның данлыклы Урта Әләзән авылында үтәчәге билгеле булды дип хәбәр итте "Татар-информ".