Элек хәбәр ителгән иде: Уфаның бер турфирмасы Башкортстан Республикасында һәм күршедәге төбәкләрдә яшәүче 90 мөселманны изге җирләргә хаҗ кылырга алып барырга җыенуы турында тәкъдим иткән була. Әлбәттә, бушлай түгел. Тик...
Булачак хаҗилар 90 меңнән артык акча түләсәләр дә, изге ниятләренә ирешә алмыйлар, чөнки теге турфирма визаларны үз вакытында эшләми. Тик турфирма акчаларны хуҗаларына кире кайтарудан да баш тарта. Алданган гражданнарга шикаять язып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә генә кала.
Хөкемдар «Аир-тур» җаваплылыгы чикләнгән ширкәттән матди һәм әхлакый зыян күрүчеләрнең һәркайсы файдасына 95 мең 200 сум акча түләтергә дигән карар чыгара.
Хәзерге вакытта «Аир-тур» фирмасы БРның Югары судына кассация шикаяте юллаган. Бу оешмадан зыян күрүчеләр Югары суд элеккеге карарны үз көчендә калдырса иде дигән теләк белдерә дип хәбәр иткән Ufa1.