Экспертлар «Фобос-Грунт»ның һәлакәткә юлыгу сәбәбен беркем дә беркайчан белмәячәк дип исәпли.
Бу хакта «Интерфакс»ка ракета-космос өлкәсендә эшләүче бәян итте. Аның сүзләренчә, тикшерүгә ярдәм итә торган әйберләрнең барысы да Җир атмосферасына кергәндә янып юкка чыккан яки океанга төшеп, суга баткан.
Элек «Роскосмос»ның җитәкчесе Владимир Поповкин космик аппаратка тышкы сәбәпләрнең тәэсире булырга мөмкин икәнлеген әйткән иде. Аның сүзләренчә, әлегә кадәр ни өчен двигательнең кабынмавы билгеле түгел.
Исегезгә төшерәбез: алдагы көндә космик аппаратның калдыклары Җиргә төште, әмма аларның кая төшкәннәре әле һаман да ачыкланмаган килеш кала бирә.