Изге Зәм-Зәм суы барлык татарстанлыларга да җитәр, Аллаһы боерса

e-tatar.ru дан алынган мәгълүматларга караганда, тиздән изге Зәм-Зәм суын хаҗ кыла алмаган кешеләргә татып карау насыйп булыр. Татарстан Мөселманнары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров

БӘЙЛЕ
2012 Янв 16

e-tatar.ru дан алынган мәгълүматларга караганда, тиздән изге Зәм-Зәм суын хаҗ кыла алмаган кешеләргә татып карау насыйп булыр. Татарстан Мөселманнары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров сүзләренчә, хәзерге вакытта бу хакта таможня вәкилләре белән сөйләшүләр бара.

Билгеле булганча, Зәм-Зәм суы мөселманнар намаз укыганда йөзләрен шул якка бора торган Согуд Гарәбстанындагы Кәгъбәтуллаһ янында урнашкан. Бу изге суны татып, соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд (с. г. в.) тә, башка пәйгамбәрләр дә үзләренең сусауларын басканнар. Ислам өйрәтүләренә караганда, Хак Тәгалә махсус дога укып, Кәгъбәтуллаһ тирәсен 7 тапкыр тәваф кылган һәм изге Зәм-Зәм суын эчкән кешеләрнең барлык гөнаһларын да гафу итә.

Мөселман эшмәкәрләренең планнары моның белән генә чикләнми әле. Алар Казанда Бөтенроссия ифтар (авыз ачу) мәҗлесе үткәреп, аңа илнең, төбәкләрнең җитәкчеләрен чакырырга ниятлиләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе