Казан сабыйлар туу саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да артта калдырган

Мэр Илсур Метшин алга таба «бәби-бум» кими төшәргә мөмкин, дигән фикер белдерсә дә, Казан каласы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева моны инкарь итә. Узган елны Татарстанда 51391

БӘЙЛЕ
2012 Янв 16

Мэр Илсур Метшин алга таба «бәби-бум» кими төшәргә мөмкин, дигән фикер белдерсә дә, Казан каласы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева моны инкарь итә.

Узган елны Татарстанда 51391 бала туган, аның башкаласында теркәлгәннәре — 18385 (күпчелеге — малай) һәм бу, 2010 елдагы белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк, шулай ук соңгы 25 елда иң күп — 18730 бала туган 1987 елдагыга якын. Ләкин туган һәр 5 нче сабый, элеккеге еллардагы кебек, тулы булмаган яки никахлары рәсми теркәлмәгән (ЗАГСта язылышмаган) гаиләдә туры килә.

Рәсми статистикада, аерым алганда, мондый күрсәткечләр теркәлгән: былтыр Казанда балалар туу коэффициенты 1 мең кешегә 16,05 туры килеп, нәтиҗәдә, Идел буе федераль округының Уфа, Самара, Түбән Новгород кебек миллион халкы булган шәһәрләрне генә түгел, хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да узып киткән (соңгы икесендә былтыр 11 айда андый күрсәткеч 10,8 һәм 11,6 тәшкил итә). 2011 ел йомгаклары буенча, Казанда яңа туганнарның 55 проценты — беренче бала, икенче һәм аннан соңгы булып туучылар 30 процентка арткан; 205 гаиләдә икешәр игезәк (2010 елда — 160ында), өчесендә өчәр игезәк бала дөньяга килгән.

Казан каласы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бүген шәһәр Башкарма комитетында мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкалада узган елда демографик вазгыять буенча докладында шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, 2011 елда Казанда яңа туган баласын теркәгән әниләрнең күпчелегенә 25-40 яшь булса, иң яшенә — 15 яшь, иң олысына — 52 һәм ул игезәк тапкан.

Мэр И.Метшин алга таба «бәби-бум» кими төшәргә мөмкин, дигән фикер белдерсә дә, соңыннан журналистларга аңлатма биргән А.Шәвәлиева, андый кимү көтелми, ник дигәндә, хатын-кызларның кияүгә чыгу һәм ана булу яше беркадәр «үсте», узган гасырның бала иң күп дөньяга килгән 80 нче елларында туганнар гаилә кора гына, шулай булгач, аларның балалары туачак әле, диде дип хәбәр итте «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе