Татар спортчылары турында беренче китап чыкты

Казанда «Сабантуй мәйданыннан — Олимпия уеннарына» дип аталган китап дөнья күрде. Китапта татар һәм Татарстан спортчылары ирешкән уңышлар һәм аларның кыскача биографияләре язылган. Ул —

БӘЙЛЕ
2012 Янв 16

Казанда «Сабантуй мәйданыннан — Олимпия уеннарына» дип аталган китап дөнья күрде. Китапта татар һәм Татарстан спортчылары ирешкән уңышлар һәм аларның кыскача биографияләре язылган. Ул — энциклопедик эчтәлек ягыннан беренче спорт басмасы үзенчәлеген йөртә.

Татар телендә басылган 63 битле китап 17 спорт төрендә дан казанган 48 татар һәм Татарстан спортчысының язмышын колачлый. Ул татар телендә язылган, затлы кәгазьдә нәшер ителгән.

Басмада иң элек спортчы аңлатылачак спорт төре турында төгәл мәгълүмат бирелә һәм бу төрдә уңышка ирешкән спортчының кайда тууы, спортка ничек итеп кереп китүе, ирешкән уңышлары гади телдә укучыга җиткерелә.

Рәшит Нәҗметдиновның язучы Кави Нәҗми энесе булуын кем белә?

Әйтик автор китапта данлыклы шахматчы Рәшит Нәҗметдиновны беренче битеннән таныта. «Һәр шахматчының бәхетле саны була. Рәшит Нәҗметдинов өчен андый сан — бишле. Ул биш тапкыр РСФСР чемпионы була, биш мәртәбә икенче урыннарны ала. Биш тапкыр СССР чемпионатының финалында уйный. Халыкара турнирларның бишесендә алгы урыннарга чыга. Дөньяның биш чемпионы белән уйнап, дүртесен ота, берсе белән уртак нәтиҗәгә килә», дип автор быел тууына 100 ел тулачак танылган татар шахматчысы хакында күп кенә кешегә билгеле булмаган кызыклы мәгълүматларны гади саннар белән аңлатып бирә.

«Беренче чиратта - авыл китапханәләре»

​​Китапны Татарстанның танылган спорт журналисты Атлас Гафиятов каләмгә алган. Мин бу китапны беренче чиратта татар балаларына үз милләттәшләрен, якташларын белеп торуларын күздә тотып яздым. Шуңа күрә дә 2000 тираж белән басылган китапның 1600 данәсен авыл китапханәләренә бушлай җибәрергә булдык. Ә китапка килгәндә, анда телгә алынган спортчыларның күпчелеге белән шәхсән үземә күрешергә, алар белән аралашырга туры килде. Бу уңайдан күп кенә мәгълүматларны танылган спортчыларның үзләреннән алырга мөмкинлек булды, дип белдерде ул.

Китапның тышлыгында Сабантуй колгасына бүләк алырга дип үрмәләгән малайлар сурәтләнгән. Ә менә шул колганың сөлгеләре рәвешендә Казанның «Ак Барс» хоккей һәм «Рубин» футбол такымнарының Русия чемпионы булгач төшкән рәсемнәре һәм татарның милли көрәше тасвирланган. Ягъни автор татарның милли бәйрәме Сабантуйда ирешкән уңышлар белән башка ярышларда да уңышка ирешеп булуын укучыга аңлатырга тырышкан.

«Татар спортчыларын аз кеше белә»

Зур теннис осталары Ш.Тарпищев һәм М.Сафин турында китапның 34-35 битләрендә языла.​​Атлас Гафиятов сүзләренчә, республикада спорт чаралары күпләп оештырылса да, Татарстанның данлыклы спортчылары, такымнары турында бик аз мәгълүмат табып була. Әйтик 2018 елда Русиядә һәм шул исәптән Татарстанда да футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Шул уңайдан «Рубин» турында, танылган футболчылар, әйтик, Галимҗан Хөсәенов, Ренат Дасаев, Руслан Нигъмәтуллин һәм башкалар турында татарча, русча, инглизчә бер дигән китап чыгарырга була. Әмма мондый китаплар әлегә юк, ди ул. Универсиадага да бер еллап вакыт калып бара, әмма Татарстан, татар спортчылары турында аңлаткан китап күренми әле. Югыйсә килгән туристлар, спортчыларга тәкъдим итәргә бер дигән китап булыр иде, дип тә өсти ул.

Китапның бәясе - 70 сум

Китапта танылган татар футболчылары Г.Хөсәенов һәм Р.Дасаев турында да мәгълүмат табырга була.​​Атлас Гафиятов сүзләренчә, китап 3 ай вакыт эчендә язылса да, бастырып чыгару эше 2 елга сузылган. Шушы вакыт эчендә китапның биш редакторы алмашынган. Басманың күпчелеге китапханәләргә җибәрелгән булса, 40 дистәсе сатуга куелган. Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китапның берсе 70 сум тора. Автор алга таба Татарстанның атказанган көрәшчеләре һәм аларның атказанган остазлары турында китап чыгарачагын белдерә. Данлыклы көрәшчеләрнең саны Татарстанда 80нән артып китте инде ди ул әңгәмәне йомгаклап.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе