Күзәтү чаралары мәгълүматына караганда, яшәүдән туктаган бу станциянең якынча 200 кг калдыклары Чилинең Веллингтон утрауларыннан 1250 км көнбатыштарак Җиргә төште. Америка хәрбиләре аның төшүен раслаганнар, әмма кая төшкәнлегенә хәбәр бирмәгәннәр.
«Роскосмос» алдагы көндә «Фобос-Грунт»ның Җиргә 15-16 гыйнварларда төшүе турында әйткән иде. Шулай да «Роскосмос» аның кая төшүен әлегә кадәр рәсми рәвештә расламаган.