Зәгыйфь, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен хәйрия мәҗлесләрен үткәрү Казандагы «Сөләйман» мәчете әһелләренең күркәм бер йоласына, гадәтенә әйләнде. Шундый кичәләрнең берсе 14 гыйнварда Татарстан башкаласындагы «Рәйхан» кафесында уздырылды.
Бу көнне бирегә «Сөләйман» мәчетенә Коръән укырга өйрәнү өчен йөргән күзләре күрмәүче олылар да, балалар да, «Апрель» Тернәкләндерү үзәге сабыйлары да килгән иде. Әлеге моңлы кичә күзләре буенча беренче төркем инвалид Әкърам абый Җәләловның Коръән укуы белән башланып китте. Аны шулай ук кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган Фәнис хәзрәт Мингәрәев багышлады. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү мәсләхәт: Фәнис хәзрәт алдан «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, хәзерге көндә Россия Ислам университетында укуын дәвам итә. Ул шулай ук «Сөләйман» мәчетенә Коръән укырга өйрәнү нияте белән бер айлык курсларга килгән сукырларга компьютер серләренә төшенергә булыша.
Мәҗлес барышында 2008 елда хаҗ кылу бәхетенә ирешкән Венера апа Хәлиуллинага сүз бирелде. Ул: «Сукырайганымны белгәч, кешеләр мине башта бик кызгандылар. Ләкин шушы халәтемдә миңа Аллаһы Тәгалә Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова кебек олы шәхесләр белән очрашуны насып итте. Шуларның ярдәмендә бүгенге көндә изге китапны укый алуым белән бәхетле. Тиздән Коръәнне хәтем кылып, аның савабын күршемнең рухына багышларга дип торам. Изге юлда йөрүче кешеләрнең барчасына Хак Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен киң ачып, җәннәтенә кертсә и де»,-диде.
Башкортстанда коеп яуган яңгыр астында калып, яшен сугып, күзләрен югалткан Равил Хәбибуллинның да үз тормышын бәян кылуы гыйбрәтле булды диясе килә. Әлеге фаҗигадән соң, урын өстенә менеп яткан Равил әфәндегә бер мәлдә кояш сүнгәндәй тоела. Шулай да болай ук күңел төшенкелегенә бирелергә ярамавын аңлаган Равил әкренләп хәрәкәтләнә, китаплар укырга керешә. Кояшы сүнеп барган шундый караңгы көннәрнең берсендә ул Казанда үзе кебек үк инвалидларны Коръән укытырга өйрәтүче үзәкнең булуы турында ишетә. Ул Татарстан башкаласына килеп, намаз укырга өйрәнә. Хәзер үзен башкалардан һич тә ким сизми, рухи көч-куәт тоемлый икән. Моның өчен ул Раббыбызга һәм мәчет әһелләренә рәхмәтле булуын белдерде.
"Ярдәм" Ислам хәйрия фонды әһелләренә һәм иганәчеләр Айрат Гыймадетдинов, Хәмис Махянов, Ленар Әхмәтов адресына шундый ук рәхмәт сүзләре мәҗлескә килгән зәгыйфь балаларның әти-әниләре Илһам, Рәис, Идрис әфәнделәр, Илһамия ханым тарафыннан да яңгырады.
Әлеге хәйрия мәҗлесе гыйбрәтле чыгышлар, күңелле вә моңлы җырлар белән үрелеп барды. Мондагы халык Татарстанның атказанган артисты Руслан Баһадурны, күп халыкара конкурслар лауреаты, композитор, гармунчы Ренат Вәлиевне, җырчылар Азат Кәримов, Алинә Прокофьеваны, биюче Ренат Хәйруллинны бик яратып кабул итте. Ренат Вәлиевнең татар һәм рус халык көйләренә тезмәләрен тыңлаганда, үземнең дә йөрәк җилкенеп китеп, биеп җибәрергә әзер икәнлегемне тойдым. Соңыннан үзен үтә дә гади тотучы бу гармунчы белән кыскача гына сөйләшеп алдым. Түбән Новгород якларында ишле гаиләдә дөньяга килгән Ренатның күңеле кечкенәдән җырга-моңга тартыла. Әтисе Сөләйманнан калган гармун да бик ярап куя аңа. Казанга килгәндә егет гармунда инде шактый шома уйнарга өйрәнгән була. Шулай да Ренатның таланты нәкъ менә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыганда ачыла дисәк тә хата түгелдер. Намазларын калдырмыйча укып баручы Ренат ике тапкыр хаҗга барып кайту бәхетенә дә ирешкән. Хәзерге вакытта гомрә хаҗына бару турында хыяллана икән. Аның турында Илдар хәзрәт: «Ренат белән хезмәттәшлегебез шактыйдан дәвам итә. Ул артистларны да хәзер үзе алып килә. Аллаһының рәхмәтләре булсын аңа»,-диде.
Руслан Баһадурның татар, рус, гарәп җырларын оста башкаруы шулай ук күңелемә хуш килде, аңа атказанган артист исеме тикмәгә генә бирелмәгән дигән нәтиҗәгә китерде.
Менә кафеда чит илләрдән, ерак җирләрдән килгән Кыш Бабайның көмеш авазы яңгырады. Бу могҗизалы хәлгә авыру балалар да битараф кала алмады: алар да Кыш Бабайны алкышлап каршылады. Билгеле булганча, ислам бинендә Яңа ел дигән бәйрәм юк. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәм кичәсенең программасында балаларны Кыш Бабай белән очраштыру чарасы каралмаган иде. Мәҗлестә мөселман балалары гына булмаганлыкны һәм кичәне алып баручы Азат Фазылҗановның тәкъдимен истә тотып ( ул үзе үк Кыш Бабай ролен бик оста башкарып чыкты), аңа рөхсәт бирелде. Чынлап та, тере Кыш Бабайны күргәч, балаларның күзләрендә очкын кабынып киткәндәй тоелды. Алар төрле шигырьләр сөйләп, Кыш Бабайның бүләкләрен алуга иреште. Ә «Сөләйман» мәчетенә йөргән Ислам, Алмаз, Марсель хәтта Кыш Бабайга Коръәннән сүрәләр укып күрсәттеләр. Әлбәттә, Кыш Бабай балаларның мондый осталыгына фәкать куанды, бүләкләрен мулдан өләште. Тагын шунысын да әйтергә кирәктер: 1986 елда Олы Әтнәдә туып үскән Азат Фазылҗанов бу кичәне шактый оста алып барды. Ул озак еллар буена Әтнә Халык театры режиссеры булган атаклы Гомәр ага Мәрдәновның укучысы икән, сөйләү куәсенә дә аннан өйрәнгән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм гамәли журналистика факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанның Совет районы яшүсмерләре белән эшли. Буш вакытларын да файдасызга үткәрми ул, җырлар, шигырьләр яза. Аның «Сиңа» дигән җыры хәтта «Татар моңы»нда лауреат булган.
Балалар бу кичәдән үзләренә күңел күтәренкелеге алып, берсеннән берсе тәмле ризыклардан авыз итеп, үзләренә мондый күркәм бәйрәм ясаганнары өчен абый-апаларына рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Кыскасы, бу көнне биредәге зәгыйфь балаларның күңеленә дә рәхәт дулкыннар йөгерде, сөенечләре йөзләренә чыккан иде.
Менә әлеге мәҗлескә килгән артистлар да өсләренә киенде. Шулчак җор күңелле Ренат Вәлиев инде ишеккә таба юнәлгән « Татар моңы» конкурсы лауреаты Алинә Прокофьевага: «Алинә, бу яулык сиңа бик килешә. Башыңнан салма инде»,-диде самими елмаеп. Аңа җавап рәвешендә чибәр Алинә дә Ренат әфәндегә елмаюын бүләк итте.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары