Берләшкән Гарәп Әмилекләрендә ике көнлек рәсми визиты вакытында Нидерландия королевасы Беатрикс бу илнең башкаласы Әбү-Дабидагы Шәех Зәет мәчетенә кергәндә хиҗаб киде. Бу гамәле аның ислам йолаларына хөрмәт йөзеннән эшләнде.
World Bulletin хәбәр иткәнчә, аның мондый киемен PW Азатлык партиясе тәнкыйтьләп чыккан.
Нидерландиянең Тышкы Эшләр министры Ури Розенталь бу хәлне әгәр королева яулык киюдән баш тартса, Гарәп Әмирлекләрендәге төп мәчетләрнең берсенә баруны да кире кагарга туры килгән булыр иде дип аңлаткан.
Министрның белдерүенчә, королева синагогка һәм христиан храмнарына кергәндә дә үзенең киемнәрен алыштыра икән.
Чыганак: «Исламский портал»