Гуантанамо төрмәсенең ун еллык чорында бирегә китерелгән сигез россияленең җидесе 2004 елда иреккә чыгарылды. 2002 елда Пакистанда кулга алынган Равил Минһаҗев бүгенгә кадәр Гуантанамода кала.
Равил Минһаҗев әле дә Гуантанамода
2010 елның май аенда АКШ федераль мәхкәмәсе Равил Минһаҗевны төрмәдән азат итү турында карар чыгара. Ләкин АКШның юстиция министрлыгы вәкилләре карарның дөреслеген шик астына ала.
Шуннан соң Минһаҗевның тормышы шушы төрмәдә дәвам итә. Дөрес, аңа Халыкара хокук яклау оешмалары Чаллыда яшәүче әнисе Зөһрә Вәлиуллина белән телефон, хат, интернет аша аралашу мөмкинлеген бирәләр. Шуның белән Зөһрә апа Гуантанамо төрмәсендәге шартлар, улы Равил хакында бераз хәбәрдар.
АКШның Гуантанамо тоткарлау үзәгенә - ун ел
Гуантанамодан 2004 елда чыгарылган Русия кешеләре Рәсүл Кудаев, Руслан Одиҗев, Шамил Хаҗиев, Равил Гомәров, Айрат Вахитов, Тимур Ишморатов, Рөстәм Әкмәров язмышлары хакында да фикерләре бар.
«Аннан кайткан Равил Гомәров хәзер Сургут ягында, Ишмуратов Пермь тирәсендәге төрмәдә утыра. Бөгелмәдә газүткәргечен шартлатуда гаепләп тагын шуннан кайткан өч кешене озак вакытка утырттылар. Хәзер аларның шартлы рәвештә төрмәдән алдарак чыгу мөмкинлеге бар икән. Ләкин аның өчен гаебеңне тану турында гариза язарга кирәк. Гаепләре булмагач, алар бу гаризаны язмыйлар.
Гуантанамодан кайткан Руслан Одиҗев 2007 елда Нальчикта МВД хезмәткәрләре тарафыннан атып үтерелә. Рәсүл Кудаев озак еллар Нальчик төрмәсе хастаханәсендә авыр хәлдә ята. Хөкем дә ителмәгән, акланмаган да. Тагын өч кеше чит илләргә чыгып качты. Биредә аларга тормыш булмады. Хәзер инде ФСБ сорау алулар белән аларның хатыннарын җәберли.
Моннан ике еллар элек улым Равилгә АКШның бәйсез мәхкәмәсе аның гаебе булмау турында карар чыгарды. Бу карар көченә керә алмады. Ярты һәм бер елдан апелляция мәхкәмәсе булырга тиеш иде. Инде ике ел узды, бернинди үзгәреш юк. Равилне аклап карар чыгарган казыйны гына отставкага җибәргәннәр. Америка ягы бу эшне тагын да тикшерергә тиеш иде бит. 10 ел буена мәхкәмәсез, тикшерүсез кеше язмышы белән уйнадылар.
Соңгы тапкыр Равил белән 22 декабрьдә интернет аша сөйләштем. Тормышы Аллага шөкер, әйбәт. Яхшы ашаталар, телевизорлары, спорт корылмалары бар. Мондагы кебек туберкулезга батып ятмыйлар. Болардан үрнәк, гыйбрәт алып, американ сакчылар арасында ислам динен кабул иткәннәре дә бар икән», дигән сүзләрне әйтте Зөһрә апа Вәлиуллина.
Америка Президенты Обама хакимияткә килгәндә, Гуантанамоны ябу вәгъдәсен биргән иде, моны рухланып кабул иткән Зөһрә ханым хәзер инде сүрелгән. «Ышанычым юк Обамага, өметем дә юк», - ди Гуантанамодагы бердәнбер татар тоткынының әнисе.
Зөһрә апаның әйтүенчә, Гуантанамо тоткыннарының кайберләре бу тормышка ияләнгән, чыгасылары да килми. «Алар бу дөньядан курка хәзер. Күбесе гаиләләрен югалтты инде. Равилнең дә хатыны хәзер Сүриядә, яңа тормышта. Оныгым Йосыф янына тагын бер бәби алып кайтканнар. Ярдәм булыр дип, пенсиямнең бер өлешен аларга җибәрәм», - дип көрсенә Зөһрә апа.
Алга таба улын яклап нинди дә булса адымнар ясавына, президентларга мөрәҗәгать итә алуына өмете юк инде аның. Чөнки хәле дә, мөмкинлеге дә юк икән. 76 нчы яше белән баручы Зөһрә апаны 10 ел чамасы Гуантанамо төрмәсендә утырган улына карата хөкем яки аклау карары булмавы аны зур борчуга салган. Көннәрен-төннәрен улы Равил турында уйлавын, кайгыруын, аңа якты тормыш теләп догада торуын да әйтте ул дип хәбәр итте "Азатлык.орг".