Монбланда ике тәүлек буена эзләү эшләре барган Россиянең ике туристын бүген таптылар, тик алар һәлак булганнар. Франциянең Шамон шәһәре жандармериясе вәкиле «РИА Новости»гә хәбәр иткәнчә, аларның палаткасын кар басып киткән. Үзләре генә биек тауга менәргә ниятләгән россиялеләрне соңгы тапкыр 29 декабрьдә бер тау сукмагында күргән булганнар.