Студиянең сәнгать җитәкчесе — Россиянең — атказанган, Татарстанның — халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева
Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында «Нур» балалар татар театр студиясе ачылуын хәбәр иткән идек инде. Әле студиягә язылу дәвам итә. Студиянең сәнгать җитәкчесе — Россиянең — атказанган, Татарстанның — халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты Наилә Гәрәева.
«Нур» театр студиясенә татар телен белгән 7 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар чакырыла. Театр студиясенең барлык дәресләре дә Актерлар йортында узачак. Студияне оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә студиягә утыздан артык бала язылган. Беренче ачык дәрес һәм ата-аналар җыелышы 2012 нче елның 15 гыйнварендә булыр дип көтелә.
«Нур» студиясендә укыту өч төркем-юнәлештә алып барылачак: «Актерлык осталыгы нигезләре», «Ритмопластика» (Сәхнә хәрәкәте) һәм «Музыкаль тәрбия». Әлеге театр мәктәбендә үз эшенең остасы булган Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирая Әкбәрова, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Марсель Мәхмүтов, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера балет театрының балет труппасы артисты Мария Моргунова, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы мөгаллиме, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Бикчәнтәева дәрес бирә.
«Нур» студиясендә укучылар, дәресләрдән кала, Казан театрлары спектакльләренә йөриячәкләр, сәхнә артына экскурсияләр ясап, театрлар эшчәнлеге, эчке төзелешләре хакында якыннанрак танышачаклар.
Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев бу нисбәттән: «Бүгенге көндә Казанда рус телендә дәресләр алып барылган театр мәктәпләре күп. Шуңа да без балалар өчен татар театр студиясе ачуны үзебезнең бурычыбыз дип санадык. Анда Татарстанның танылган артистлары һәм әйдәп баручы уку йорларыннан мөгаллимнәр белем бирәчәк. «Нур» студиясенең төп бурычы — төпле фикерле, актив, үз халкының сәнгатен яратучы, сәнгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә сәләтле булган кеше тәрбияләү», — дип белдерде.
Студиянең «Нур» дип аталуы безгә 1912 нче елда легендар артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан оештырылган икенче татар театр студиясен хәтерләтә. 1912 нче елда оешкан «Нур»ның әйдәп баручы артистлары Бари Тарханов, Касыйм Шамил, Мөхтәр Мутиннар булган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".