РФнең Саклану министрлыгы вәкиле, Һава-космос оборонасы гаскәрләре полковнигы Алексей Золотухинның хәбәр итүенчә, Россиянең планетаара «Фобос-Грунт» станциясе кыйпылчыкларының 15 гыйварда Җиргә егылып төшүе көтелә.
Әлеге станция 9 ноябрьдә Байконурдан җибәрелгән иде. 2012 елның августында ул Марс планетасына барып җитеп, аның иярчененә төшеп утырырга, шуннан Җиргә Марсның туфрак үрнәген җибәрергә тиеш иде. Әмма аппаратның двигателе үз вакытында эшләп китмәү сәбәпле, әлеге станция Җир әйләнәсендәге орбитада калды.
Золотухинның сүзләренчә, 15 гыйнварда «Фобос-Грунт»ның Җиргә төшүе көтелә. Шулай да тышкы факторларның тәэсирендә бу дата үзгәрергә дә мөмкин.