77 кешене үтергән норвегияле террорчы журналистларның игътибар үзәгендә

77 кешене үтерүдә гаепләнгән норвегияле Андерс Брейвикка журналистлар белән әңгәмә кору рөхсәт ителгән. Төрмәдә утыручы Брейвик янына бүгенге

БӘЙЛЕ
2012 Янв 10

77 кешене үтерүдә гаепләнгән норвегияле Андерс Брейвикка журналистлар белән әңгәмә кору рөхсәт ителгән.

Төрмәдә утыручы Брейвик янына бүгенге көннән кешеләр, шул исәптән журналистлар да килә ала, чөнки аннан мәхкәмә тыюы алынган. Инде йөзәрләгән репортёрлар бу бәндә белән очрашырга теләк белдергән. Экспертлар бу хәлне Норвегия җәмгыятенең артык түземле булганлыгы өчен килеп чыга һәм Брейвик идеяләрен пропагандалауга юл ачылырга мөмкин дип кисәтә. Ник дигәндә, җинаятьче үзе кылган терактларны Европаның исламлашуына каршы көрәшүе белән бәйләп аңлаткан.

Норвегиянең матбугат берлеге җитәкчесе журналистларны судка кадәр Брейвик белән әңгәмә кормаска чакырып чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, бу әңгәмәләрнең теракт корбаннары туганнарына ничек итеп яңа йөрәк яраларын кузгалтуын күрмәс өчен сукыр һәм тинтәк булырга кирәк.

Беренче сорау алулар вакытында 32 яшьлек Андерс Брейвик узган елның 22 июлендә ике төрле теракт ясаганлыгын таныган. Ул Ослоның эшмәкәрләр кварталында автомобиль шартлаткан һәм Утёйа утравында ял итүчеләргә ут ачкан. Нәтиҗәдә, 77 кеше һәлак булган, 100гә якыны яраланган. Брейвик үзенең бу кыңгыр эшен Европаны исламнан коткару өчен башкаруы турында әйткән. Норвегия психиатрлары Брейвик шизофрения белән авырый дигән нәтиҗәгә килгәннәр һәм аны көчләп дәвалануга җибәрергә кирәклеге турында белдергәннәр.

Брейвикның эше судта апрель урталарында каралыр дип көтелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе