Тантана манара күтәрү белән башланды.
Сәясәтчеләр яманлаган Горбачев — мөселманнар өчен динебез исламга капка ачкан шәхес. Үзгәртеп кору чорларында гыйбадәтханәләр күбрәк зур шәһәрләрдә һәм авылларда корылса, хәзер инде урыс арасында азчылыкта сибелеп яшәгән татарлар да мәчетләр сала башлады. Узган ел ахырында Самара өлкәсендә 76 нчы мәчет сафка басты.
Самара өлкәсендә кечкенә шәһәр исемлегендә булган Безенчук бар. Биредә татарларның саны — 686. Бу каладагы халыкның 1,6 %ы дигән сүз. Анда узган ел ахырында җыйнак кына гыйбадәтханә сафка басты.
Төзелеш өч ел дәвамында барды. Чыгымнарның иң зур өлешен үз җилкәсенә милләттәшебез, эшбатыр Гаяз Рафиков алды. Аллаһка табыну йорты турыдан-туры үз вазифаларын башкарып килгән очракта да, татарларның милли-мәдәни үзәге булырга да мөмкин.
Бина намазчылар белән тулып торыр дигән фараз салына, чөнки шәһәр хакимиятендәге ханым әйтүенчә, бүгенге көндә мөселманнарның саны өч меңгә якын икән. Кечкенә шәһәр өчен бу матур сан. Казахлар саны 700гә якын булса да, аларны динле катлам дип әйтеп булмый. Самарадагы җомга намазларында казахлар сирәк күренеш. Ул яктан әзәриләр бик актив, Безенчукта 300гә якын алар. Соңгы елларда үзбәк, таҗикларның күзгә күренеп артуын да исәпкә алырга кирәктер.
Шунысы игътибарга лаек: Безенчук районында әлегә бу бердәнбер мәчет дип хәбәр итте "Азатлык.орг".