Бөекбританиянең динара аналитик Faith Matters үзәге хезмәткәрләре үткәргән тикшеренүдән күренгәнчә, хәзерге вакытта илдә 100 мең мөселман яши. Аларда ел саен 5 мең британлы ислам динен кабул итә икән.
Independent газетасы хәбәрләренә караганда, элек илдә 14тән 25 меңгә хәтле мөселман яши дип уйланыла иде.
Faith Matters директоры Фиаз Мөгалнең әйтүенчә, мөселманнарның санын алу өчен аларга Лондондагы мөчет әһелләренә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Аның фикеренчә, соңгы 10 елда әһле исламның саны арткан. Ул мондый үсешне Бөекбританиядә исламның роле арту белән аңлаткан.