Лотереяга төп бүләк — 3 кг алтын.
Дубайда (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре) сәүдә фестивале башланды. Аның барышында көн саен яртышар килограмм алтын уйнатыла. Лотереяда исә «Дубай Голд энд Джевелери групп» составына кергән зәркән кибетләрендә кимендә 1 мең дх. суммасына товар алганнар катнаша ала. Фестиваль 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Лотереяның төп призы — 3 кг алтын — фестивальның соңгы көнендә уйнатылачак, дип хәбәр итә «Русский дом» порталы.