Петербургта яшәүче 2 метр да 45 сантиметрлы иң озын кеше Александр Сизоненко соңгы вакытларда каты гына авырый иде. «Яндекс.ру»дан алынган хәбәрләргә караганда, аңа медицина ярдәме соң күрсәтелә һәм гулливер 5 гыйнварда Петербургта җан тәслим кыла.
Мәрхүмнең җәсәде 9 гыйнварда икенче башкаланың Төньяк зиратында җирләнәчәк.
Журналистларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Советлар заманында илдә баскетболны үстерүгә зур өлеш керткән Александр Сизоненкога волонтерлар булыша башладылар. Аннары аңа спорттагы элекке дуслары игътибар иттеләр, соңрак исә шәһәр җитәкчеләре һәм ул баскетбол уйный башлаган «Спартак» клубы да ярдәменнән ташламады.