2011 елның 30 декабрендә «Ризван» мәчете имамы Алан Панарин, Казан мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге активистлары һәм Татарстан Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге вәкилләре Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында булды. Кунаклар сабыйларга яңа ел бүләкләре тапшырды.Моннан тыш, балалар йортына ике резистор бүләк ителде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.