Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 117 йорт төзеләчәк

2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. 4 мең 122 фатирга исәпләнгән 28 йорт Казанда сафка басарга

БӘЙЛЕ
2012 Янв 06

2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. 4 мең 122 фатирга исәпләнгән 28 йорт Казанда сафка басарга тиеш.

Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Киңәшмә республикада торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды.

Ирек Фәйзуллин китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенгә республиканың торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар реестрында 2507 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Шуларның 694 е торак өчен федераль субсидияләр алган. Калган 1823 ветеранны тораклы итү өчен, 1 млрд 746 млн сум күләмендә финанслар кирәк. Агымдагы елның беренче кварталында федераль үзәктән якынча 700 млн сум күләмендә чираттагы траншны көтәләр. Бүгенгә әле 73 ветеран торакны кайсы базардан сайлау турында хәл итеп бетермәгән. Илдар Халиков шуны күздә тотып, якын көннәрдә ветераннар һәм аларның якыннары белән бу мәсьәләне ачыклау кирәк, ди.

Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, өлешләп төзүдә катнашып алданган 2871 кеше өчен ел азагына кадәр 32 йортта төзелешне тәмамларга кирәк.

2012 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гомуми финанслау күләме 4 млрд 347 млн сум тәшкил итә. Шуның 549 млн сумы Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фондтан бүленә, 1 млрд 373 млн сумы –республика казнасы өлеше. Тагын 1 млрд 75 млн сумын җирле бюджетлар, 1 млрд 349 млн сумын торак милекчеләре тәэмин итәчәк. Быелгы капиталь ремонт программасында 41 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнаша.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин үз чыгышында белдергәнчә, социаль ипотека программасы кысаларында быел 473 мең кв метр мәйданда торак, ягъни 8 мең фатир төзеләчәк. Планда каралган 117 йортның 108 ендә инде эшләр башланган.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Премьер-министр Илдар Халиков быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына аерым игътибар бирергә кирәклекне искәртте. «Каникуллар озак дәвам итми. Карарга кирәк, кайбер районнарда, бәлки, капиталь төзекләндерү эшләренә иртәрәк тә керешергә мөмкин булыр. Һәр мәктәптә эшләрнең атналык графигы төзелергә тиеш. Программада үзләрен яхшы яктан күрсәткән подрядчылар гына катнашырга тиеш», — дип ул ремонт эшләрендә куркынычсызлык мәсьәләленә аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның мәгълүмат агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе