2012 елның 1 гыйнварыннан 9ына кадәр Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә мөселманнар өчен көндезге лагерь эшли.
Биредә 5 яшьтән 12 яшькәчә балаларга ислам нигезләреннән дәресләр бирелә, мәдәни чаралар, уеннар оештырыла. Укудан һәм уеннан тыш вакытларында сабыйларга ислам турындагы фильмнар күрсәтелә, дип хәбәр итте info-islam.ru хәбәрчесенә Яшел Үзән мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрат Зинәтуллин.