Яңалык: хәзер техник карау юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясендә түгел, ә дилер үзәкләрендә үтәчәк. Татарстанда бу «Таттехконтроль». Аңа ел дәвамында тагын берничә яңа үзәк кушылачак. Яңа канун машина йөртүчеләргә, машинасы кайда хисаплануга карамастан, теләсә кайсы аккредитацияләнгән оешманы сайларга мөмкинлек бирә.
Хәзер үзең белән техник карау талонын алып килү таләп ителми. Әмма ОСАГО полисын алганда аны күрсәтү соралачак. Страховкалауны талонның гамәлдә булу вакытына ярты елдан да азрак вакыт калмаган очракта эшләп була.
Шулай ук закон техник карауның бәясен кертә. Һәр өлкәдә үз күләме билгеләнәчәк. Аның төгәл саны соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итә ProKazan.ru.