Лотереяга төп приз — 3 кг алтын куела
«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, 5 гыйнвардан 5 февральга кадәр Дубайда (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре) сәүдә фестивале була. Аның барышында көн саен яртышар килограмм алтын уйнатылачак. Лотереяда исә «Дубай Голд энд Джевелери групп» составына кергән зәркән кибетләрендә кимендә 1 мең дх. суммасына товар алыганнар катнаша ала.
Лотереяның төп призы — 3 кг алтын — фестивальның соңгы көнендә уйнатылачак, дип хәбәр итә «Русский дом» порталы.