Амур өлкәсендәге зоопаркта юлбарыс 3 яшьлек малайны авыр яралады

«Бала Благовещенск шәһәренең клиника хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китерелде»,-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Малайны коткаручыларның

БӘЙЛЕ
2012 Янв 04

«Бала Благовещенск шәһәренең клиника хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китерелде»,-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Малайны коткаручыларның сүзләренә караганда, баланың хәле авыр.

Амур өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Алексей Бердяев сүзләренчә, 3 яшь тә 4 айлык баланы ата-анасы юлбарыс белән фотога төшерү өчен читлек янына шактый якын куйганнар . Моннан тыш, ул ерткычка аркасы белән басып торган. Көтмәгәндә һөҗүм иткән юлбарыс малайны үз тырнагына эләктереп алган. Хәтта ул баланың башын тешләгән.

Хайванны өйрәтүченең фикеренә караганда, моңа кадәр бу юлбарыс берәүгә дә һөҗүм итмәгән. Үзен һәрчак тыныч тоткан.

Бу гадәттән тыш хәлне хәзер тикшерү эшләре бара. Аның буенча җинаять эшен ачу мәсьәләсе карала. Юлбарысның киләчәк язмышы әлегә билгеле түгел.

Мәгълүматлар «Яндекс.ру»дан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе