«Рәйхан» кафесы кыска гына эшләү вакытында үзенә килүчеләрдән уңай сүзләр ишетте.
«Мин бик тә Аурупа ашханәсен яратам. Ләкин Казанда хәләл пицца һәм сушилар табу кыен. Гадәттә хәләл кафеларда шәрык ашханәсе ризыгын тәкъдим итәләр. Ләкин Аурупа ашханәсенә корылган «Рәйхан»ның ачылуын ишетүгә бик шатландым. Хәзер бирегә еш киләм, ә килергә мөмкинчелегем булмаса, пицца һәм сушига заказ бирәм. Бу бик тә уңайлы. Моңа өстәп акция дә бар. 500 сумга заказ биргән очракта китереп бирү бушлай була, җитмәсә бүләккә йә «Маргарита» пиццасын, йә тунец белән ролл бирелә», — дип уртаклашты кафеда еш булучы Рөстәм.
«Ә без монда тантана үткәрдек. Безнең шатлыклы вакыйга — никах иде. Шул чак «Рәйхан» турында ишетеп алдык. Безгә мондагы хезмәт күрсәтү бик тә ошады. Сезгә дә «Рәйхан»ны тәкъдим итәбез. Берәр бәйрәм билгеләп үтәсебез булса, һичшиксез, бу кафега мөрәҗәгать итәчәкбез» — ди яшь пар Гөлназ белән Ильяс.
Ә менә бизнес-леди Фәния бу кафены «уңайлы шартлар» тудырылганга ярата. Биредә тәмле һәм сыйфатлы чизкейк белән чәй эчеп, эшлекле сөйләшүләр үткәрү яхшы, дип саный ул.
Шәһәребезнең күптән түгел генә ачылган «Рәйхан» кафесында пиццерия һәм суши-бар эшли. Үзендә Аурупаның хәләл ашханәсен, пиццерия һәм суши-барны туплаган кафе тәмле, сыйфатлы ризыклар белән тукланучы мөселманнар өчен дә, шулай ук бүтән дин кешеләренә дә уңайлы урын. Менюны тәҗрибәле шеф-поварлар әзерли.
Кафе Московская 2а адресы буенча, шәһәребезнең Үзәк универмагы янында урнашкан
Китереп бирү телефоны: 214-88-86; 240-16-21.