Татарстан җөмһүриятенең Көньяк-шәрык казыяте ислам турында иң яхшы эшләнгән спектакльгә бәйге оештырырга планлашыра.
Бәйге эшләре Хәнәфи мәзһәбенә туры килергә тиеш.
Дәвамлылыгы 30 минуттан 60 минутка кадәр.
«Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты — тамашачыларга исламның тату һәм алга киткән дин икәнен күрсәтү. Башка төрле әйткәндә, спектакльдә ислам макталачак», — дип әйтте info-islam.ru хәбәрчесенә Татарстанның көньяк-шәрык казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин.
Бәйге башта Татарстан көньяк-шәрыгының һәрбер районында: Бөгелмә, Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнарында узачак. Моннан соң, өлкә дәрәҗәсендә бәйге узачак, ягъни һәрбер районның җиңүчесе иң яхшылар исемендә ярышачак.