Бөгелмәдә янгын кешеләргә зыян салган

Ис тигән кешеләрне янгын сүндерүчеләр коткарган «Татар-информ»нан алган мәгълүматларга караганда, кичә 14.06 сәгатьтә Бөгелмәдәге Краснослободская, 18 адресы буенча урнашкан

БӘЙЛЕ
2012 Янв 04

Ис тигән кешеләрне янгын сүндерүчеләр коткарган

«Татар-информ»нан алган мәгълүматларга караганда, кичә 14.06 сәгатьтә Бөгелмәдәге Краснослободская, 18 адресы буенча урнашкан йорт подвалында янгын чыккан.

Йорт хуҗасы лак банкасы алырга дип ачык ут элеп караңгы подвалга төшкән, ләкин банка төшеп китеп лагы түгелгән һәм ут чаткылары төшеп, подвал идәненә җәелгән лакка ут капкан.

Ир кеше көч-хәл белән анна чыгып котыла, ләкин ул ир һәм шушы йортта булган тагын бер хатын-кыз (туганы яки танышы) төтенне шактый сулап өлгерә, һәм аларны чакыртып китергән янгын сүндерүчеләр коткара ала. Янгын сүндерүчеләр 6 минут эчендә янгынны сүндереп өлгерә һәм уттан йортның бары тик подвалы гына зыян күрә.

Узган тәүлектә Татарстан янгын сүндерүчеләре чакырту буенча 43 тапкыр чыккан, ә республикада 7 генә янгын булган һәм шулардан 2 кеше бәлагә очраган, 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре: 1сенең сәбәбе ачыклана, 1 янгын мич артык кызудан, тагын 1әр янгын эретеп ябыштыру эшләре барышында һәм тиз янып китә торган сыеклык белән эш иткәндә, газ плитәсен файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгәннән, 2 янгын электрның кыска ялганышыннан чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныд ТР буенча Баш идарәсе.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе