Бүген 3 гыйнвар көнне Бөгелмәдә мөселман балалары лагере ачыла. Тәрбиячеләре мәктәп яшендәге егетләр һәм кызлар булачак.
«Әлеге лагерьда Коръән укый белүче балалар аны ятлауга керешәчәк. 2012 ел Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан Изге Коръән елы дип игълан ителде бит»,- дип сөйләде info-islam.ru хәбәрчесенә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Лагерь Бөгелмәнең Җәмигъ мәчетендә һәм шәһәрнең башлангыч мәдрәсәсендә үтәчәк.
Оештыручылары мөхтәсибнең яшьләр бүлеге белән берлектә Бөгелмә Мөхтәсибәте.