Казанда Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Башкала базаралрына 28,9 миллион сумлык ит, бал, казылык эшләнмәләре һәм башка тауарлар китерелгән «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан базарларында Яңа ел алды авыл

БӘЙЛЕ
2011 Дек 30

Башкала базаралрына 28,9 миллион сумлык ит, бал, казылык эшләнмәләре һәм башка тауарлар китерелгән

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казан базарларында Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Барлыгы 28,9 миллион сумлык ит, бал, казылык эшләнмәләре һәм башка тауарлар китерелгән, продукция алып килүдә 454 машина җәлеп ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Казан базарларына 96,2 тонна бәрәңге, 77,7 тонна яшелчә, 67,5 тонна май, 48 тонна сөт, 256,8 мең сумлык сөт продукциясе китерелгән. Моннан тыш, казанлыларга казылык эшләнмәләре, сыр, ысланган ризыклар һәм башка төрле ит деликатеслары, бизәлеше ягыннан торттан һич тә кайтыш булмаган яңа ел пироглары тәкъдим ителә.

Шулай ук традицион яңа ел казлары да сатып алырга мөмкин — түшкәләрне сайлау мөмкинлеге гаять зур.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе