Мәктәп яшендәге балалар өчен 2 нче гыйнвардан 7сенә хәтле Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районының өч зур авылында әхлак дәресләре һәм ислам нигезләрен өйрәнү үтәчәк.
«Дәресләр кышкы каникуллар вакытында уза. Шуңа күрә балалар өчен уеннар, кызыклы чаралар һәм тимераякта шуулар каралган. Алар өчен өч тапкыр тукландыру тәэмин ителгән», — дип хәбәр итә info-islam.ru хәбәрчесенә Булат хәзрәт Раупов.