Россия Федераль Иминлек хезмәтенең Ингушетиядәге Чик буе идарәсе хәрбиләрнең «кар кешесе» дигән җан иясен тотулары турындагы мәгълүматны кире кага. «Әлеге хәбәр массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан тикшерелмичә киң таратылды һәм уйдырма булып тора»,-диелә «Интерфакс»ка бүген килгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: кичә «Маяк» радиосы Ингушетиядәге хәрбиләр «кар кешесе»нә охшаган сәер җан иясен тотулары турында хәбәр иткән иде. Бу республиканың хезмәт һәм социаль үсеш министры Баһаветдин Маршани Ингушетия урманнарында чик буе хезмәткәрләренең бу җанварны эләктерүләрен «Интерфакс-Юг» агентлыгына шәхсән үзенең күрүе хакында хәбәр иткән иде.