«Маяк» радиосыннан алынган хәбәрләргә караганда, тиздән Ингушетиягә Мәскәүдән белгечләр килеп, «кар кешесе» дип фаразланган сәер җан иясен алып китәргә тиешләр.
Ингушетиянең хезмәт һәм социаль үсеш министры Баһаветдин Маршани «Интерфакс-Юг» агентлыгына хәбәр иткәнчә, РФ УФСБның Ингушетия буенча Чик буе идарәсе хәрбиләре «кар кешесе»нә охшаш ике метрлы сәер җан иясен тотканнар.
Министрның мәгълүматларына караганда, әлеге җан иясе гориллага охшаган, тик ул кеше сыман вертикаль рәвештә басып тора һәм аның куллары да маймылныкына караганда кыскарак. Ул акыра һәм ниндидер аңлаешсыз авазлар чыгара.
Мәгълүматлар «Яндекс.ру»дан алып тәрҗемә кылынды