Иртәгә - 29 декабрьдә - дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен д&

Көн тәртибендә — ТРның агымдагы ел бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен

БӘЙЛЕ
2011 Дек 28

Көн тәртибендә — ТРның агымдагы ел бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, республикада урманнардан файдалану белән бәйле закон проектлары

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, иртәгә — 29 декабрьдә — дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы үз эшен дәвам итәчәк.

22 декабрьдә депутатлар көн тәртибенә кертелгән берничә мәсьәләне карарга өлгермәгән иде. Алар арасында ТР Дәүләт Советының 2012 елга закон проектлары эшләүнең якынча планына кагылышлы һәм «Төрлеләр»гә караган мәсьәләләр бар.

29 декабрьдә депутатлар өстәмә рәвештә республиканың агымдагы ел бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, республикада урманнардан файдалану белән бәйле закон проектларын караячак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе