"Рәйхан" хәләл кафесы үзенә килүчеләр арасында популярлык казана

Биредәге тәм-томнарны авыз итәргә килүчеләр шактый. Кафе һәр көнне менюны яңартып тора. Шуңа күрә клиентлар өчен дә яңадан-яңа ризык тәкъдим

БӘЙЛЕ
2011 Дек 28

Биредәге тәм-томнарны авыз итәргә килүчеләр шактый. Кафе һәр көнне менюны яңартып тора. Шуңа күрә клиентлар өчен дә яңадан-яңа ризык тәкъдим ителә. Искә төшерик: кафе күптән түгел генә ачылды. Биредә суши-бар һәм пицерия эшли. Менюны тәҗрибәле шеф-поварлар әзерли.

Кафе Аурупа ашханәсенең хәләл ризыкларын авыз итәргә чакыра.

Бизнес-очрашулар оештыру өчен дә кафе уңайлы санала. 99 сумга бизнес-ланч алу мөмкинлеге бар. Аңа: беренче, икенче ризык, салат һәм сендвич керә.

Шулай ук ризыкны өйләргә, офиска китереп бирү хезмәте дә эшли.

Моннан тыш, кафесы үзенең Япон һәм Аурупа ашханәләре ризыкларын популярлаштыру максатыннан акция дә үткәрә. 500 сумнан да күбрәк бәягә пицца заказ биргән очракта — «Маргарита» пиццасы бүләккә, шулай ук 500 сумнан да күбрәк бәягә суши яки роллга заказ биргән очракта — тунц белән ролл бүләккә тапшырыла. Акциядән кафеның үзендә дә, телефон аша заказ биргәндә дә файдаланырга мөмкин. Өйгә китереп бирү бушлай. Акция декабрь азагына кадәр дәвам итә.

Китереп бирү телефоны: 214-88-86; 240-16-21.

Кафе Үзәк универмаг янәшәсендә, Мәскәү 2а адресы буенча урнашкан.

Рәхим итегез!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе