Дмитрий Медведев Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмн

Россиядә бүген Коткаручы көне билгеләп үтелә «Татар-информ»ның мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, РФ Президенты Дмитрий Медведев Гражданнар оборонасы,

БӘЙЛЕ
2011 Дек 27

Россиядә бүген Коткаручы көне билгеләп үтелә

«Татар-информ»ның мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, РФ Президенты Дмитрий Медведев Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать салган бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министрлыклар хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Кремль матбугат хезмәте тараткан котлау телеграммасында, аерым алганда, болай диелә:

«МЧС хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм вакытында чараларын күрү буенча мөһим бурычлар башкара. Чит илләрдә җаваплы гуманитар миссияләр үти. Һәм бу югары һөнәри әзерлек, тиз арада карарга килә белүне генә түгел, шәхси батырлык та таләп итә.

Бүген Россия коткаручылары заман белән бергә атларга тиеш. Барыннан да элек, гадәттән тыш хәлләрне фаразлау һәм мониторинг системасын үстерергә, алдынгы мәгълүмати технологияләр һәм махсус җиһазлар кертергә. Гражданнар тарафыннан тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнүгә этәргеч бирергә кирәк».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе