Сәгуд Гәрабстанында Халыкара Коръән бәйгесе үз эшен төгәлләде. Аны Әл-Хәрам мәчетендә Сәгуд Гәрабстанының ислам дине, вакыф һәм пропаганда эшләре Министрлыгы оештырган иде.
Бәйгедә 53 илдән 162 кеше катнашты, дип хәбәр итә ICNA таянып SalamNews .
«Коръәнне яттан белү һәм шәрехли алу» номинациясендә җиңүче булып Мисырдан Имен Мансур Мотевели табылды. Ирак, Йәмән, Сәгуд Гәрабстаны һәм Фәләстин вәкилләре икедән бишкә хәтле урыннарны яулады.