Калининградта өч билгесез кеше, корал белән янап, Сбербанктан 2,5 млн. сум урлаган. «Интерфакс»ка сишәмбе көнне өлкәнең Эчке эшләр идарәсе вәкиле хәбәр итүенчә, талау турындагы хәбәр полициягә дүшәмбе 18:51 дә килеп җитә.
Александр Невский урамында урнашкан банк бүлегенә Мәскәү сәгате белән 18:30 да битлекләр кигән өч кеше бәреп керә. Алар хезмәткәрләргә һәм биредә булучыларга пычак һәм балта белән яный, дип сөйли агентлык әңгәмәдәше. Угрылар оператор белән клиентларны аерып торучы пыяланы вата һәм кассирдан акчаларны алып югала.
Эчке эшләр Министрлыгында билгеләп үтүләренчә, банк бүлеге «Мониторинговая компания» шәхси саклау оешмасы күзәтүе астында була. Талау турындагы хәбәр вакыйгадан соң 23 минут үткәч кенә полиция хезмәткәрләренә килеп ирешә, дип ассызыклады Эчке эшләр Министрлыгы вәкиле.
Язма «Яндекс.ру»дан тәрҗемә ителде.