2011 елның 24 декабрендә Татарстан Диния нәзарәтенең ярдәм итү һәм хәйрия бүлеге Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм «Ризван» мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин белән берлектә «Норлат балалар йорты» ятимнәре өчен циркка сәяхәт кылды. Соңыннан балалар йортындагылар һәм тәрбиячеләр өчен Казанның бер кафесында табын оештырылды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.